+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 февраль 2020, 00:20

Чишмәдә 11 яшьлек малай югалган

Аны полиция һәм волонтерлар эзли.

Чишмәдә 11 яшьлек Артур Сәхибгәрәев югалган. Малай бүген, 25 февральдә, көндез өйдән чыгып киткән һәм кичкә әйләнеп кайтмаган. Баланы полиция хезмәткәрләре эзли, шулай ук “Лиза Алерт” отряды волонтерлары да эзләүгә кушыла. Мәктәп укучыларының әти-әниләре дә ярдәмгә чыгуларын белдергән.

Бала кара-соры куртка, язулы соры башлык, ак лампаслы спорт штаны, кызыл шнурлы кара аяк киеме кигән булган.
Артур турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрне полициягә – 02, 020 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: