+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 февраль 2020, 13:20

Үсмер 36 яшьлек ирнең күзен чыгарган

Уфа урамнарының берсендә алар арасында конфликт чыккан.

Уфада 23 февральдә ашыгыч ярдәм 36 яшьлек ирне күз авырулары институтына китерә. Табиблар аның күзенең җитди җәрәхәтләнүен ачыклый һәм пациент турында полициягә хәбәр итә.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, зыян күрүче урамда таныш булмаган үсмер белән конфликтка керә. Ызгыштан соң үсмер егет пневматик пистолет тартып чыгара һәм ирнең күзенә төбәп ата.
Ведомство хәбәр итүенчә, үсмергә карата аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү турында җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас: