+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 февраль 2020, 14:40

Әтисенә сюрприз ясамакчы булган да бит...

Ватанны саклаучылар көне алдыннан дүрт яшьлек малайның гомере фаҗигале өзелгән.

Ростов өлкәсенең Кривянск станицасында яшь гаилә зур югалту кичергән. Дүрт яшьлек малай әтисенә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сюрприз әзерләп йөргәндә вафат булган.
DonDay-novocherkassk басмасы хәбәр итүенчә, 21 февральдә бала үз куллары белән балалар бакчасында бәйрәм открыткасы ясаган. Аны өйгә алып кайткан һәм канцелярия кадагы белән стенага беркетмәкче булган. Малай кадакны авызына капкан килеш урындыкка баскан. Шул мәлдә баланың кискен сулыш алуы була, кадак тамагына китә.
Буыла башлаган сабыйга әти-әнисе төрлечә ярдәм итеп караган. Тик үзләренең генә көченнән килмәвен аңлагач, дәваханәгә алып киткәннәр. Табиблар бала гомере өчен бер сәгатькә якын көрәшкән. Кызганычка каршы, сабыйны коткарып калу мөмкин булмаган. Рентген кадакның тын юлына утырганлыгын күрсәткән...
Очлы, кадала торган предметларны балалар кулы тимәслек урынга алып куегыз. Мондый кайгылардан Ходай сакласын...
Фото:bloknot-shakhty.ru
Читайте нас: