+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 февраль 2020, 00:40

Ике үсмерне көчле агым алып киткән

Аларны эзләргә 260 кеше чыккан. Тик әлегә нәтиҗәсез...

Сочиның Лазарево поселогында яшәүче ике үсмер сишәмбе көнне кич Кара диңгездә югалган. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, малайлар Псезуапсе елгасын аша чыгарга уйлаган, тик аларны көчле агым диңгезгә алып киткән. 14 яшьлек балаларны эзләүләр дәвам итә. Эзләүгә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ка-32 вертолеты һәм катер, 17 берәмлек техника җәлеп ителгән, коткаручылар һәм волонтерлар белән 260 кеше чыккан.
Тикшерү комитеты балаларның югалуы очрагы буенча тикшерү башлаган.
Читайте нас: