+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 февраль 2020, 15:45

Әни булырга хакы бармы?!

8 яшьлек улын җәфалаган хатынны ана хокукыннан мәхрүм итмәкчеләр.

Омск шәһәрендә үги әтисенең һәм үз әнисенең 8 яшьлек малайны карабодай ярмасына тезләндереп тотулары бөтен ил халкын тетрәндерде. Бу хакта шау-шу инде берничә ай дәвам итә.
“Известия” басмасы хәбәр итүенчә, аның әнисен ана хокукыннан мәхрүм итүләре ихтимал. Судка, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында гариза белән, Омск мэриясенең опека һәм попечительлек идарәсе мөрәҗәгать иткән.
Малай үзе хәзерге вакытта интернатта яши. Ул балалар йортында каламы яисә берәр гаиләгә тәрбиягә алынамы — монысын опека органнары хәл итәчәк.
Бу баланың ачы язмышы турында 2019 елның маенда билгеле булды. Малай өеннән качып, күршеләренә йөгереп кергән. Алар тезләре коточкыч хәлгә килгән балага ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Малайга хәтта операция ясарга туры килгән.
Суд баланың үги әтисен 4,5 елга, әнисен 1,6 елга иркеннән мәхрүм итте.
Фото: ura.news
Читайте нас: