Уфада уллары белән югалган Артем Мазовның бармак эзләрен тапканнар. Аларны “Речные зори" шифаханәсеннән ерак түгел елга ярында яткан кабартмалы матрасның клапанында ачыклаганнар. Шул ук вакытта матраста югалган балаларның эзләрен тапмаганнар. Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән UFA1.RU басмасы хәбәр итә.
- Матрасны тулысынча тикшерделәр. Нәтиҗәдә, балаларның аңа бармак белән дә, битләре белән дә кагылмавы ачыкланды. Бу уңай билге. Бәлки, Артем Мазов, үзен һәм балаларны батып үлгәннәр дип уйласыннар өчен, матрасны Караиделгә ташлап киткәндер. Әгәр балалар анда яткан булса, эзләр калган булыр иде, - дигән басманың әңгәмәдәше.