+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 февраль 2020, 15:55

Кара битлек белән туган баланың хәле ничек?

Америка сабыен Русия табиблары дәвалый.

Америкада яшәүче нәни кызчыкны дәвалау өчен әнисе Русиягә алып килде. Сабыйга беренче операцияне былтыр ясадылар. Әнисе әйтүенчә, Луна үзен яхшы хис итә һәм ул бик актив. Киләсе операция 6 мартта үтәчәк. Ә 7 мартта Лунаның туган көне. Аның туган көнен Флоридага кайткач бәйрәм итәргә уйлыйлар.
Луна Феннер гадәти бала түгел, аның тумыштан меланоцитар невусы бар. Ул битендә битлек кебек кара тап белән туа. Кызның әнисе әйтүенчә, Америка табиблары баланы дәвалау өчен йөзләгән операция ясарга туры киләчәк һәм бу дүрт елга сузылачак, дигәннәр.
Краснодарның табиб-онкологы Павел Попов исә алты айлык сабыйны 18 ай эчендә таптан арындырырга вәгъдә иткән. Табиблар зарарланган урында махсус препарат белән яңа тире “үстерә”, аннан лазер хирургиясе ярдәмендә пигмент тапны кечерәйтә.
Краснодарның лазер һәм фотодинамик терапия махсуслаштырылган клиникасы җитәкчесе Павел Попов сүзләренә караганда, америка кызын дәвалаганда куллана торган технология алты-сигез операция эчендә битендәге миңне бетерергә мөмкинлек бирә.
Фото: instagram/luna.love.hope
Читайте нас: