+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 февраль 2020, 00:15

Укучыларның сыйныфта күзләре пешкән

Бу хәл мәктәп җитәкчелегенең саксызлыгы аркасында килеп чыккан.

Абакан шәһәренең 20нче мәктәбендә укучыларның һәм педагогның сыйныфта урнаштырылган бактерицид ультрашәмәхә лампасы аркасында күзләре пешкән. Бу хакта Хакасия буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бактерицид лампа кабинетта берничә сәгать дәвамында эшләгән, укучылар бу вакытта сыйныфта утырган. Шулай ук лампаның янып торуын белмәгән укытучы үзе дә зыян күргән.
Дәваханәгә 2 нче сыйныфта белем алучы 10 укучы мөрәҗәгать иткән, аларга “Электроофтальмия” диагнозы куйганнар.
Лампаны сыйныфка дезинфекция үткәрү өчен җаваплы мәктәп хезмәткәре китереп куйган булган. Ведомство тикшерү оештырган, аның нәтиҗәләре буенча мәктәп җитәкчелеге гамәлләренә бәя биреләчәк.
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе белдерүенчә, кешеләр булган урында ябык типтагы бактерицид нурланышларны гына кулланырга мөмкин, ә ачык ультрашәмәхә лампаларны куллану катгый тыела.
activityedu.ru
Читайте нас: