+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 февраль 2020, 00:35

Водитель укучы баланың банк картасын тартып алган...

Уфадагы автобусларның берсендә булган хәл шау-шу тудырды.

Башкаланың Дим бистәсеннән 21нче дәваханәгә кадәр килүче 257нче маршрут водителе 13 яшьлек кызның банк картасын тартып алган. Бу хакта үсмернең әнисе социаль челтәрләрдә язган.
Аның кызы иртән автобуста Уфага стоматологка барырга чыккан. Укучы бала юл хакын түләү өчен банк картасын сузган. Водительгә болай түләү ошамаган һәм ул баланың картасын тартып алган, акчалата түләвен таләп иткән. Бәхеткә, автобустагы бер пассажир кызны яклап чыккан һәм юл өчен үзе түләгән. Водитель бу гамәлен терминал эшләмәве белән аңлаткан.
Әлбәттә, вакыйга социаль челтәрләрдә шау-шу тудырды, матбугат чараларына таралды. Хәзер шоферга тупаслыгы өчен җавап бирергә туры килмәгәе...
Фото:mkset.ru
Читайте нас: