+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әнисе 9 яшьлек улының күкрәгенә суккан...

Бала дәрес әзерләргә теләмәгән өчен. Бик кызганыч хәл...

Мәскәүдә 39 яшьлек хатын, математикадан дәресен әзерләргә теләмәгәне өчен, 9 яшьлек инвалид улының өчен күкрәгенә суккан. Кызганычка каршы, бала ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.
26 февраль кичендә Мәскәүнең көньяк-көнбатыш административ округында фаҗига булган. Бер гаиләдә 9 яшьлек малай дәрес әзерләүдән баш тарткан һәм елап җибәргән. Шул вакытта ачуы килгән әнисе йодрыгы белән баланың күкрәгенә суккан. Улы буыла, тын алалмый башлагач, ашыгыч ярдәм чакырткан. Ләкин бала табиблар килгәнче вафат булган.
Чакыру буенча килгән табибларга хатын үз-үзенә кул салачагын әйткән. Аны психиатрия клиникасына алып киткәннәр.
Малай, инвалид булуына карамастан, гадәти мәктәпкә йөргән һәм яхшы укыган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала йөрәге туктаудан үлгән.
Нинди генә хәлдә дә, әни кеше – сабыр, булырга, гаиләнең тынычлыгы, рухи сәламәтлеге сагында торырга, газиз балаларын хәвеф-хәтәрдән калкан кебек сакларга тиеш...
Фото:iz.ru
Читайте нас: