+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сабыйлар кулына күсе агуы ничек эләккән?

Балалар бакчасында булган башка сыймаслык хәлдән соң, тәрбиячене эштән куганнар.

Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендәге бер балалар бакчасында биш бала күсе агуы ашаган. Бу хакта Мәскәү өлкәсе буенча баш тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
3 март көнне шәһәрдәге дәваханәгә балалар бакчасыннан 2015 елда туган биш тәрбияләнүчене китерелә. Балаларга химик матдә белән агулану диагнозы куелган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, балалар бакчасында кимерүчеләрне юк итү өчен кулланыла торган химик матдә киштәдә яткан. Аны бер бала алган һәм башкаларга тараткан. Балаларның агу ашаганын белү белән ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар. Анда сабыйларның ашказаннарын юдыртканнар. Билгеле булуынча, хәзерге вакытта балаларның сәламәтлегенә берни дә янамый, алар амбулатор дәвалауда.
“Интерфакс” хәбәр итүенчә, тәрбиячене эштән куганнар, ә бакча мөдиренә шелтә ясалган. Тикшерүчеләр тарафыннан суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, аның нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.
Фото:news-kmv.ru
Читайте нас: