+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ике яшьлек малай химик сыекча эчкән...

Юу-чистарту чараларының бала кулы җитәрлек урында булуы бик куркыныч.

Мәскәү өлкәсендәге Ивантеевка шәһәрендә табиблар химик чистарту чарасы эчкән ике яшьлек баланы коткарган. Бу хакта 5 мартта төбәк сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итә.
Ике яшьлек малайны Ивантеевка үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә көчле агулану белән алып килгәннәр. Табиблар белдерүенчә, сабыйның авыз куышлыгы химик пешү алган. Баланың ашказанын юдыртканнар. Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклы дип бәяләнә, ул белгечләр күзәтүе астында.
Реанимация бүлеге мөдире Мәдинә Герюкова сүзләренә караганда, балаларда мондый агулану очраклары көнкүреш химиясе чараларының кул җитәрлек урында булуы аркасында килеп чыга. Табиб белдерүенчә, кечкенә балалар үскән йортта барлык чистарткыч һәм дару чараларын еракка, алар алмаслык урынга алып куярга кирәк. Хәвефсезлек максатында, балалар аңлый башлаганчы көнкүреш химиясен башка төрле табигый чаралар белән алыштырып тору да зыян итмәс.
Фото:iz.ru
Читайте нас: