+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Үсмерләр югалган...

Стәрлетамакта инде бер тәүлек хәбәрсез югалган ике малайны эзлиләр.

Стәрлетамак шәһәрендә кичә ике үсмер югалган. Бу хакта социаль челтәрләрдә волонтерлар хәбәр итә.
Аларның мәгълүматларына караганда, 15 яшьлек Виталий һәм 14 яшьлек Алексей алдан беркемне дә кисәтмичә өйләреннән чыгып киткән. Шуннан бирле аларны берәү дә күрмәгән. Үсмерләрнең кесә телефоннары җавап бирми.
Виталий шул көнне кызгылт сары төстәге башлык, яшел төстәге куртка, зәңгәр джинсы, зәңгәр кроссовкалар кигән, үзе белән кара зәңгәр рюкзак алган.
Алексейның якыннары малайның кара төстәге башлыкта, арткы яктан язулы “камуфляж” куртка, кара зәңгәр джинсы, кара төстәге озын кунычлы ботинкаларда булуын тасвирлый.
Югалган үсмерләр турында нинди дә булса мәгълүмат белүче булса, 8-987-106-06-01 яисә 02 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйлар.
Фото:bash.news
Читайте нас: