+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Диван эченнән тапканнар...

4 март көнне 8 яшьлек кыз мәктәптән өенә кайтып барганда югалган иде.

Кострома өлкәсенең Нея шәһәрендә 4 март көнне 8 яшьлек кыз югалган. Төбәк Тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, баланы тентү вакытында 1983 елгы ирнең фатирында, диванның урын-җир әйберләре куела торган тартмасында тапканнар.
4 мартта, сигез яшьлек укучы дәресләрдән өенә кайтып барганда, аңа таныш булмаган ир һөҗүм итә. Ул баланы эләктереп ала һәм машинасының багажнигына салып, китеп бара. Бала өенә кайтмагач, әти-әнисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Бәхеткә, кыз исән-сау. Табиблар белдерүенчә, аның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый, аны әти-әнисенә тапшырганнар. Бик нык курккан бала белән психолог эшли, дип хәбәр ителә.
Җинаятьчегә карата "балигъ булмаган баланы урлау" маддәсе буенча эш кузгатылган. Тикшерүчеләр аның бала урлау мотивларын ачыклый, шулай ук аны кулга алу турында гариза әзерләгән.
Фото:msn.com
Читайте нас: