-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ахмаклыкның юктыр чикләре!..

Әни кеше автомобиль артына баласы утырган чананы тагып, машиналар гөжләп торган юлга чыккан. Ә бер мәлдә бала чанадан егылып төшкән..

Омск шәһәрендә яшәүче бер хатын автомобиль артына балалар чанасын таккан һәм анда үз баласын утыртып, гомум файдаланудагы юл буйлап җилдергән. Бу хакта om1.ru чыганагы хәбәр итә.
Бу хәл кичә, 8 Март көнне булган. Омск шәһәренең Моторная урамында “внедорожник”ка тагылган чана һәм андагы бала бик күпләрне гаҗәпләндергән. Тик иң шаккатырганы шул: күпмедер барганнан соң, бала чанадан егылып төшкән... Ярый әле арттан килүче водитель машинасын туктатып өлгергән. Югыйсә, бу хәлнең нинди коточкыч фаҗигагә китерүен уйларга да куркыныч.
Әлеге очрак буенча тишерү башланган. Водитель хатынның шәхесе ачыклана.
Фото: iz.ru
Читайте нас: