7 март көнне Зианчура районының Исәнгол авылында әни кеше биш баласын ут-ялкын ялмап алган йорттан алып чыккан. Бу хакта Bash.News чыганагы хәбәр итә.
Янгын чыкканда 33 яшьлек хатын балалары белән өйдә булган. Бервакыт ул түбәдә шифер шартлаган тавышлар ишетеп калган. Бу вакытта верандага тулысынча ут капкан була.
Хатын балаларын кухня тәрәзәсе аша урамга чыгара, үзе дә чыгып өлгергән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгын тиз арада сүндерелгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.