+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уенчыкны дөрес сайлагыз

Бала сәламәтлегенә зыян китерми торган уенчыкларны ничек сайларга? Бу хакта безнең сайтта укыгыз.

Кибет-базарларда хәзер уенчыкларның ниндие генә юк. Карап торуга искиткеч матур күренсәләр дә, араларында сыйфатсызлары күбрәк булуы күңелне кыра. Әнә шундыйлары бала сәламәтлегенә зыян сала да инде. Кайберләре сабый өчен куркыныч булуы да ихтимал. Баланың аңын үстерергә булышучы файдалы уенчыкларны базардан түгел, кибеттән сатып алу яхшырак булыр. Алар бик гади һәм бәяләре дә артык “тешләшми”.
1-4 айлыкларга. Нәни бала төсләрне аера башлый. Аңа 3-5 төсле шалтыравык сатып алыгыз. Караватына төрле төстәге уенчыклар (җәнлекләр) элеп куегыз. Уенчыкларның яхшылап юыла торганын алыгыз, чөнки сабый тиздән аларны авызына ала башлаячак.
4-8 айлыкларга. Бала куллары белән “эшли” башлый: тота, тарта, тырный... Аңа баскач тавыш чыгаручы резина уенчыклар бирегез.
8-12 айлыкларга. Сабый уенчыкларны ыргытып уйнарга ярата. Шуңа күрә резина һәм киездән ясалган туп һәм җәнлекләр бирегез. Манежына руль беркетегез — бала рәхәтләнеп боргаласын. Ваннада коендырганда үрдәк, балык, бака уенчыклар белән уйнасын.
1-1,5 яшьлекләргә. Бу яшьтә бала тәпи китә, шуңа да аңа этеп йөртә торган уенчыклар кызыклырак булачак. Агач ат, зур машина кебек тәгәрмәчле уенчыклар алыгыз. Нарасый төрле шакмаклар тезеп тә уйный ала.
1,5-2 яшьлекләргә. Сабыйның бер урында гына утырмый торган иң шәпле чагы җитә. Ул уенчыкларын бер урыннан икенчесенә өстерәп чаба. Аңа агачтан ясалган поезд, тәгәрмәчле ат, шакмак тутырылган машина, матрешка алыгыз.
2-2,5 яшьлекләргә. Малайларга самолет һәм төрле машиналар алырга мөмкин. Кызлар курчак белән уйнарга ярата.
2,5-3 яшьлекләргә. Балалар әти-әниләрен кабатлый башлый. Аларга уенчык телефон, савыт-саба, өч тәгәрмәчле велосипед сатып алыгыз. Сабыйлар күбрәк рольле уеннар уйнасын: әти-әни, табиб, парикмахер булып. Нәниләр бу яшьтә китаптагы сурәтләр белән кызыксына. Малайлар төзү эшләрен, машина, кран , тимер юлында поезд выжылдатып йөртергә ярата. Мозаика, пластилин белән шөгыльләнергә дә вакыт җитте.
4 яшьлекләргә. Балаларның уен өстәлендә башваткычлар, аңны арттыручы уеннар күбрәк булырга тиеш.
Фото: avatars.mds
Читайте нас: