+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Баланы автобустан төшереп калдырсаң...

Узган ел Русиянең берничә төбәгендә юл хакын түли алмаучы балаларны шәһәр читендә, караңгы вакытта транспорттан төшереп калдыруның берничә очрагы булган иде. Бүгеннән кондукторлар болай эшли алмаячак.

Русия транспорт министры Евгений Дитрих белдерүенчә, Хөкүмәт балалар түләмәгән очракта аларны транспорт чараларыннан төшереп калдыра торган закон проектын хуплады. Бу хакта бүген, 12 март көнне, билгеле булды дип хәбәр итә “Известия” басмасы.
“Бүген Хөкүмәттә шәһәр, җир өсте, электр һәм автобус транспортында йөрү өчен түләү мөнәсәбәтләрен җайга салу белән бәйле закон проектлары каралды һәм хупланды", - дигән министр.
Евгений Дитрих ассызыклавынча, узган елда теге яки бу сәбәпләр аркасында юл хакын түли алмаган балаларны контролерлар транспорттан “кайдадыр шәһәр читендә, караңгыда, пычракта” төшереп калдыруның берничә очрагы булган. Яңа кабул ителгән закон бу гамәлне турыдан-туры тыя. “Мондый очраклар булырга тиеш түгел”, дигән ведомство җитәкчесе.
Фото:iz.ru
Читайте нас: