+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өйдә үзе генә калган...

Әнисе кайткач, һәрвакыт ишек ачучы 6 яшьлек малай бу юлы эндәшми.

Башкортстанның Уфа районындагы Чесноковка авылында 10 мартта 6 яшьлек бала фатирда үзе генә калган. Әнисе кайткач, һәрвакыт ишек ачучы улы бу юлы эндәшми. Хатын куркып кала һәм шунда ук коткаручыларны чакырта.
Күрсәтелгән адреска килгән авария-коткару хезмәте хезмәткәрләре фатир ишеген ача. Соңыннан ачыклануынча, малай үз эшләре белән мәшгуль була һәм әнинең ишек кагуын ишетми.
"Коткаручылар көн саен диярлек ишекләр ачу буенча чакыруларга чыга. Еш кына өйдә ялгыз калган бала ишекне эчтән бикли, ә аннары үзе генә ача алмый. Шуңа күрә иң мөһиме — ачкычны үзең белән алуны гадәткә кертергә кирәк, — дип белдерә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.
Фото:komiinform.ru
Читайте нас: