+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

5 яшьлек малай агулы сыекча эчкән...

Кызганычка каршы, яшелчә-җимешләрдәге корткычларны агулый торган препарат бала кулы җитәрдәй урында яткан.

Кубаньда 5 яшьлек малай агу эчеп, комага киткән. 10 март көнне Канеловская станицасында шәхси йортта бәхетсезлек очрагы булган, дип хәбәр итә "Кубань" дәүләт телерадиокомпаниясе.
Баланы район дәваханәсенә китергәндә, ул инде аңсыз була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул пыяла ампуланы тешләп караган һәм андагы сыеклыкның бер өлеше баланың авызына эләгә. Ампулада яшелчә-җимешләрдәге корткычларны агулый торган препарат булган.
Баланы Краснодар шәһәренең Балалар дәваханәсенә җибәргәннәр. Табиблар аның хәлен тотрыклы рәвештә авыр дип бәяли.
Гаилә имин саналган, беркайда да исәптә тормаган. Бу факт буенча тикшерү башланган.
Фото:4vsar.ru
Читайте нас: