+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәптә 18 укучы агуланган...

Әлеге очракны җентекле тикшерү башланган.

Чабаксарның 50нче мәктәбендә балаларның күпләп агулану очрагы ачыкланган. Билгеле булуынча, 18 укучы һәм ике педагог медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ТАСС Чувашстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Министрлык мәгълүматларына караганда, пациентларда эчәк инфекциясе билгеләре ачыкланган, аларның барысына да кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән. 14 укучы һәм ике укытучы дәваханәгә озатылган, тагын дүрт бала өйдә дәвалана.
Чувашстан Республикасы буенча “Роспотребнадзор” идарәсе хезмәткәрләре һәм табиблар эпидемиологик тикшерү үткәрә.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас: