+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Укучылар арасында авыручылар юк!

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы 14 яшьлек Уфа укучысын госпитализацияләү турындагы мәгълүматны кире какты.

Күптән түгел киң мәгълүмат чараларында гимназия укучысын коронавируска шикләнеп дәваханәгә алып китүләре турында хәбәр таралуын язып чыккан идек инде. Янәсе, 12 март көнне табиблар махсус киемнәрендә күптән түгел Франциядән кайткан укучыны мәктәптән алып киткән. Кыз температура, ютәл һәм баш авыртуга зарланган.
Бүген, 13 мартта, “Башинформ” агентлыгында узган ашыгыч брифингта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Мәктәп укучысыннан хәле начар булу турында бернинди дә мөрәҗәгать булмаган.
“Роспотребнадзор” җитәкчесенең вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Жеребцов белдерүенчә, 13 мартка дөньяда коронавирус белән 125 меңнән артык кеше, Русиядә 34 кеше авырган. Башкортстанда коронавирус белән авыручылар юк.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: