Барлык яңалыклар

Укучы машина астына барып кергән...

Уфа урамында малай юлны рөхсәт ителмәгән урыннан чыгып барган.

Уфада 13 март кичендә 15 яшьлек үсмерне автомобиль бәрдергән. ЮХХДИның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 26 яшьлек шофер Рихард Зорге урамында БМВ 320IA руле артында барган. 63/4 санлы йорт каршында тизлек белән килгән машина каршына 15 яшьлек укучы йөгереп чыккан. Күпсанлы имгәнүләр алган үсмерне дәваханәгә салганнар.
«Башкаланың дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны юлда балаларының иминлеге турында кайгыртырга, юлларда игътибарлы булырга, балалар белән ешрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында профилактик әңгәмәләр уздырырга чакыра, ә иң мөһиме — алар өчен үзегез уңай үрнәк булыгыз.
Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте.
Читайте нас: