Борын-борын заманда бер патшалыкта абыйлы-энеле ике туган яшәгән. Өйләре арасында зур биек тау торса да, бик дус, тату булганнар, бер-берләренә ярдәм иткәннәр.
Бервакыт көз көне ике туган иген җыеп алган да тип-тигез итеп бүлгән. Шул төнне туганнарның өлкәне уйланып ята икән.
— Без ашлыкны урталай бүлдек. Болай гадел булмады. Энем яңа гына аерым яши башлады. Миңа караганда аңа күбрәк тиеш. Өлкән туган торган да энесенә бер капчык ашлык илтеп куйган.
Бу вакытта туганнарның кечесе дә шулай уйланып ята икән.
— Юк, бу уңышны дөрес бүлмәдек. Абыйның гаиләсе зур. Аннан соң ул миннән өлкәнрәк тә. Миңа караганда аңа күбрәк тиеш. Таң алдыннан, сиздермичә генә, энесе абыйсына бер капчык ашлык илтеп куйган. Иртән абыйсы да, энесе дә үзенең амбарларын кереп караган. Бу ни хәл? Төнлә һәркайсы туганына берәр капчык илткән, ә икмәк кимемәгән. Капчыкларын кат-кат санаганнар — барысы да урынында. Менә могҗиза!
Төн җиткән. Ике туган, аркаларына капчыкларын салып, тагын юлга чыкканнар. Тау өстендә тулган ай балкып торган.
Карт нарат янында ике туган очрашкан. Абыйсы сораган:
— Ә-ә, бу син икән, болай бик соң кая барасың?
— Ә-ә, бу сез икән, сез кая барасыз? — дигән.
Ике туган уйланып калган. Һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган. Бу хәлдән соң бер-берсен тагын да ныграк ярата башлаганнар, ди.