-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

11 яшьлек укучыны машина бәрдергән...

Юл-транспорт вакыйгасы кичә Уфа урамында булган

Уфада Volkswagen Polo автомобиле белән идарә итүче 66 яшьлек шофер 11 яшьлек укучыны бәрдергән. Юл-транспорт вакыйгасы кичә, 16 мартта, 8 Март урамында булган. Бу хакта ЮХХДИның матбугат хезмәтенә сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, көндезге икеләр тирәсендә 20нче йорт каршында мәктәпкә китеп баручы малай светофорның яшел сигналына юл аша чыгып барган була. Бу вакытта Volkswagen Polo машинасын йөртүчесе 8 Март урамыннан Айская урамына борыла һәм баланы бәрдерә.
Төрле тән җәрәхәтләре алган малай дәваханәгә китерелә, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны җибәрәләр.
Водительләр һәм җәяүлеләрдән юлларда игътибарлы һәм сак булулары сорала.
Фото:ki-news.ru
Читайте нас: