+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

9 яшьлек кыз сыйныфташын коткарган

Балалар боз өстендә уйнап йөргәндә бәлагә тарый.

Мордовиянең Тобреево бистәсендәге 2нче мәктәптә белем алучы 9 яшьлек Настя Чулкова боз астына киткән сыйныфташына судан чыгарга ярдәм иткән. Бу хакта Мордовия Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2нче сыйныф укучылары күл буенда балык карап йөргәндә, аяк астында боз ярыла һәм аларның берсе суга төшеп китә. Башта Настя өлкәннәрне чакырырга уйлый, тик озакка сузарга ярамавын аңлап ала һәм малайга үзе ярдәмгә ташлана. Дусты ярга якынрак килгәч, кыз аны кулыннан тотып алып, судан тартып чыгара.
РИА Новости мәгълүматлары буенча, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кызны бүләкләүгә тәкъдим итәргә планлаштыра.
Фото:activityedu.ru
Читайте нас: