14 мартта Мәскәүдә әти-әнисе 4 яшьлек улларының туган көненә аниматор чакырта. Балалар күңелен күрергә килгән кыз коры боз кулланып, фокус күрсәткәндә, туган көнен билгеләүче малай зыян күрә. Бу хакта “Известия” басмасы яза.
Аниматор кыз баланың башына коры боз салып җибәрүе була, ул ачыргаланып елап җибәрә. 1 һәм 2 дәрәҗәдәге термик пешү алган сабыйны ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә алып китәләр. Табиблар аның йөзе 7 процент пешүен билгеләгән.
Әлеге очрак буенча суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Бу факт буенча тикшерү башланган.