+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бала йорт түбәсеннән егылып төшкән...

Бу хәл Туймазы шәһәрендә булган.

Туймазыда бала ике катлы торак йортның түбәсеннән егылып төшкән һәм тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Әнисе һәм балигъ булмаган бала үзе аңлатуынча, ул анда бернинди каршылыксыз менгән, түбәгә чыга торган люкта бернинди бик булмаган.
Туймазы районара прокуратурасы бу җәһәттән 5нче торак-коммуналь хуҗалыкның законнарны үтәвен тикшергән.
“Баланың травмалар алуы 5нче торак-коммуналь хуҗалыкның җавапсызлыгы аркасында килеп чыккан, — дип билгели ведомство вәкилләре. — Идарәче компания адресына күрсәтмә бирелде. Җитешсезлекләр бетерелде, гаепле зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды”.
Әти-әниләргә дә балаларына күпкатлы йорт түбәләренә менү хәвефле булуын, моның фаҗига белән тәмамлануын аңлатырга кирәк.
Фото:oren.ru
Читайте нас: