Барлык яңалыклар

Яшь ярымлык бала нибары 6 килограмм...

Баласын ач тоткан хатынны суд ана хокукыннан чикләгән.

Ставрополь краеның Кисловодск шәһәре суды кызын ачлыктан җәфалаган вегетариан ананы хокукында чикләгән.
Билгеле булуынча, ялгыз ана һәм аның яшь ярымлык кызы опека органнары игътибарына ярты ел элек эләккән. Ул чакта күзәтчелек органы хезмәткәрләре һәм табиблар Светлана Кондрашкинаны кызының сәламәтлеге белән шөгыльләнергә үгетләргә тырышкан. Тик ул бала үзе шулай ябык дип, сабыйны ач тоткан.
Сабыйның гәүдә авырлыгы нормадан ике тапкыр кимрәк — 12 килограмм урынына 6 килограмм булган. Моннан тыш, вегетариан әни балага тәкъдим ителгән дәваланудан да баш тарткан. Кызны әнисеннән опека органнары алган. Хәзер бала хәлләнә башлаган.
Чикләүләр ярты елга кертелгән. Бу вакыт эчендә ана опека органнары, үзен ана хокукыннан мәхрүм итмәсеннәр өчен, бу хәлгә мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш.
Фото: stav.kp.ru
Читайте нас: