+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Полициягә яисә балалар йортына илтегез...”

Әти-әнисе ике яшьлек бала янында шундый язу калдырып киткән.

Мәскәү өлкәсенең Серпухов шәһәрендәге әти-әнисе ике яшьлек улларын ташлап киткәннәр. Баланың янәшәсендә “Полициягә яисә балалар йортына илтегез” дигән язу табылган.
Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, фатирда ялгызы гына телевизор карап утырган малайны беренче булып әлеге торакны арендага бирүче тапкан. Ул фатирга счетчиклар күрсәткечләрен язып алырга килгән була. Фатир хуҗасы очрашу турында баланың әти-әнисенә алдан әйтеп куйган. Тик күлүенә бала берүзе калдырыр, ир белән хатын чыгып тайган.
Арендатор шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре малайны медучреждениегә җибәргән һәм тикшерү башлаган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре баланың әнисенә шалтырата алган. Башта хатын аларга дәваханәдә булуын, ә малайны әтисе карый, дип әйтә. Соңрак аның туган шәһәре Магаданга качып китүе ачыклана.
Фото:bezformata.com
Читайте нас: