+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Моракта газ шартлаган...

Зыян күрүчеләрнең икесе – балалар.

Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кичә, 21 мартта, Күгәрчен районының Морак авылында өч кеше мунчада газ шартлаудан зыян күргән. Аларның икесе – балалар.
Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә янгынны күршеләре сүндереп өлгергән.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын газ горелкасыннан чыккан ялкыннан кабынып киткән. Зыян күрүчеләр дәваханәгә озатылган. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.
Фото: МЧС по РБ
Читайте нас: