-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Коронавирус республиканы читләп үтмәде...

Башкортстанда яңа вирус йоктыруның беренче очраклары теркәлде.

Социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, Covid19 вирусы белән чирләгән өч кеше ачыкланган.
Икесе чит илдән килгән, тагын берсе — Уфа кешесе, ул даими рәвештә Мәскәүгә барган.
Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, аларның барысы да изоляцияләнгән, контактлары ачыкланган.
“Бу факт авыруның куркыныч янавы реаль икәнлекне күрсәтә. Саклык чараларын күрегез! Чит илләрдән килүчеләр карантинга китәргә тиеш, аны бозу закон буенча эзәрлекләнә. Ресурсларыбыз бар, процесслар белән идарә итә беләбез. Инструкцияләрне төгәл үтәгез һәм барысы да яхшы тәмамланачак, — дип язган Радий Хәбиров.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: