+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Коронавирус вакытында үзеңне ничек тотарга?

8 яшьлек кызның киңәшләре паникага бирелгән бик күпләргә сабак алырлык.

Австралиянең Перт шәһәрендә сигез яшьлек Оливия исемле кыз коронавирус вакытында ничек яшәргә кирәклеге турында план төзегән. Бу хакта The Sun басмасы хәбәр итә.
Оливиянең әтисе Грег Хьюс кызының пандемия вакытында нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында планын Фейсбукта бастырган. Ул башка ата-аналарга да балалары белән яңа вирус турында сөйләшергә, аңлатырга кирәклеген әйткән.
Кыз А4 форматындагы ак кәгазь битенә өч бүлектән торган план язган. Беренче бүлектә ул авыруны йоктырмас өчен гади генә кагыйдәләргә тукталган: кулларны юарга, йөзеңә кагылмаска, урамда башка кешеләргә бер метрдан да якынрак килмәскә. Икенче бүлектә Оливия үзенең хоббиларын санап үткән. Аның фикеренчә, төрле шөгыльләре аңа изоляция вакытын җиңелрәк кичерергә ярдәм итәчәк. Өченче бүлектә ул бу хәлгә карата кичерешләре белән бүлешкән.
“Мин бераз куркам, шул ук вакытта тынычмын. Бу вирустан әле бер генә бала да вафат булмавын уйлыйм да барысы да яхшы булачагына ышанам”, — дип язган кыз.
Социаль челтәрдән файдаланучылар 8 яшьлек баланың паникага бирелмичә, бүгенге шартларда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында инструкция бирүе өчен рәхмәт әйткәннәр. Бу кызга карап сокланмаслык та түгел шул! Төрле илләрдә кибет киштәләреннән кырып-себереп бәдрәф кәгазе, азык-төлек алган, чын-чынлап паникага бирелгән бик күп өлкәннәргә үрнәк син, Оливия!
Фото:ru.freepik.com
Читайте нас: