Барлык яңалыклар

Балада — коронавирус...

Башкортстанда яңа вирус ачыкланган дүрт кешенең берсе бала булып чыкты.

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыручы дүрт кешенең берсе — бала. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерде.

"Роспотребнадзор"ның Башкортстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Олег Мәүлетов сүзләренчә, республикада зарарланган барлык кешеләр дә COVID-2019 вирусын чит илдән алып кайтканнар. Билгеле булуынча, бер ир Мәскәүдә инфекция эләктерүен белдергән иде. Әмма хокук саклау органнары пациентның соңгы 14 көн эчендә Европага сәфәре турында яшереп калуын ачыклаган.
Хәзерге вакытта төбәк дәваханәләрендә яткан 64 кешедә яңа коронавирус шикләнелә, шуларның алтысы — балигъ булмаганнар. Тәүлек эчендә шикле диагнозлар дүрт очракка арткан.
Фото: sun3-13.userapi.com
Читайте нас: