Башкортстанда инде дүрт коронавирус инфекциясе белән авыручы бар, дип хәбәр итте Facebook сәхифәсендә беренче вице-премьер Андрей Назаров.
“Аларның хәле тотрыклы. Барысы да изоляцияләнгән. Соңгы вакытта аралашкан кешеләренең даирәсе ачыкланган. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә без күргән барлык нәтиҗәле чаралар хәзер хәлне белергә мөмкинлек бирә. Барыгызга да тынычлык саклавыгызны һәм план буенча эшләвегезне сорыйм", — дип язган ул.
Дүртенче авыру Уфа районыннан, күптән түгел чит илдән сәфәрдән кайткан. Кайту белән карантинга киткән. Тестның икенче пробасы коронавирусны раслаган. 24 мартта бу кеше 4нче йогышлы авырулар дәваханәсенең аерым боксына изоляцияләнгән. Авыруның туганнары тикшерелгән, аларда вирус расланмаган.