Барлык яңалыклар

Уфада балалар авариягә эләккән...

Әтиләре руль артында исерек булган.

24 март кичендә Уфаның Энергетиклар урамында “Шевроле Нива” һәм автоцистерна бәрелешкән. Зур йөк машинасы белән Самара өлкәсендә яшәүче 37 яшьлек Уфа кешесе идарә иткән. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Республика ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, “Шевроле” шоферы рульгә утырыр алдыннан спиртлы эчемлекләр кулланган. Өстәвенә, үзе белән 6 һәм 7 яшьлек ике улын да алган. Авария нәтиҗәсендә бөтен гаилә зыян күргән. Балалар һәм аларның әтиләре дәваханәгә китерелгән.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, тәүлек эчендә юл инспекторлары 24 исерек шоферны тоткарлаган.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: