+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкортстанда 72 кеше күзәтү астында

Аларның 10сы — балалар.

26 мартның 13:00 сәгатенә Башкортстанда коронавирус авыруы шикләнелгән 72 кеше, шул исәптән 10 бала стационарда. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин көн саен үткәрелә торган брифингта белдерде.
COVID-19 авыруы расланган кешеләр саны элеккечә кала —дүрт кеше. Алар арасында бер балигъ булмаган бала бар. Барлык пациентлар да Уфа шәһәренең йогышлы авырулар дәваханәсенең бокс бүлегенә урнаштырылган, хәлләре уртача.
Бүгенге көндә 2610 биоматериал тикшерелгән. Соңгы тәүлек эчендә яңа авырулар ачыкланмады, дип хәбәр итте Башкортстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: