+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Янгын сабый гомерен өзде...

Фаҗигале һәлак булган малайның апасын очраклы гына коткарып калганнар.

Кичә Бүздәк районының Өчтүбә авылында чыккан янгында өч яшьлек баланың гомере өзелгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын көндез агач йортта чыга. Янгын сүндергәндә өч яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Ә моңа кадәр аның биш яшьлек апасын йорт яныннан очраклы гына узып баручы ир коткарып өлгергән.
“Бала Бүздәк районы дәваханәсенә озатылган. Янгын нәтиҗәләрен бетерү өчен 17 кеше һәм 8 берәмлек техника җәлеп ителгән", — дип белдерә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Янгынның сәбәпләре ачыклана. Криминалистлар тикшерү барышында “саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү” мәддәсе буенча җинаять билгеләрен ачыклаган.
Фото: МЧС РБ
Читайте нас: