+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Коронавирус шикләнелгән балаларның саны 13кә җитте

Бу хакта чираттагы брифинг вакытында сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерде.

Башкортстанда 27 мартның 13 сәгатенә яңа коронавирус йогышының яңа расланган очраклары юк. Уфа стационарында коронавирус шикләнелгән 79 кеше, шул исәптән 13 бала исәпләнә. Бу хакта Максим Забелин республика Сәламәтлек саклау министрлыгының көндәлек брифингында белдерде.
"Алар — ОРВИ симптомнары белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән гражданнар, әмма анамезда алар соңгы 14 көн дәвамында эпидемия күрсәткечләре буенча имин булмаган территориядә булганнар, чит илләрдән әйләнеп кайтканнар", — дип ачыклык кертте министр.
Бүгенге көндә коронавирска 2899 кеше тикшерелгән, дип билгеләп үтте Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы урынбасары Мария Скотарева.
Фото:gorobzor.ru
Читайте нас: