+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сәүдә үзәкләре, мунчалар, матурлык салоннары ябылды

Башкортстанда 5 апрельгә кадәр чикләүләр кертелде.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров республика территориясендә югары әзерлек режимы турындагы Указга төзәтмәләр кертте.
Әлеге Указ нигезендә, 28 марттан 5 апрельгә кадәр Башкортстанда сәүдә үзәкләре, чәчтарашханәләр, матурлык салоннары, мунчалар, сауналар, солярийлар, массаж салоннары ябыла.
Даруханәләр, азык-төлек кибетләре, зоокибетләр, төзелеш һәм хуҗалык кибетләре эшен дәвам итәчәк. Мондый кибетләр сәүдә үзәкләрендә урнашкан булса да, эшләрен дәвам итәчәк.
Полиция хезмәткәрләренә урамда 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга игътибар итәргә һәм алар белән үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозуга юл куймау турында аңлату эшләре алып барырга тәкъдим ителде.
Фото:spbdnevnik.ru
Читайте нас: