+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уен мәйданчыкларында йөрер чак түгел...

“Роспотребнадзор” әти-әниләргә балаларны вирус йоктырудан саклау чараларын күрергә киңәш итә.

“Роспотребнадзор” әти-әниләргә яңа типтагы коронавирус эпидемиясе чорында балаларын урамда, балалар мәйданчыкларында йөртмәскә киңәш итә. Ведомство сайтында билгеләнүенчә, пандемия вакытында балаларга өйдә тору яхшырак. Экспертлар, фатирдан чыгу кирәк булганда, балага кул белән битенә, диварларга, лифт төймәләренә, ишек тоткаларына кагылырга ярамавын аңлатырга киңәш итә.
“Балалар мәйданчыкларында йөрмәү яхшырак. Әгәр балага өйдә утыру авыр икән, урамга чыгарга була, тик башка балалар булмаган урыннарда гына йөрегез”, — ди “Роспотребнадзор”ның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе, табиб-инфекционист Татьяна Руженцова.
Аның сүзләренә караганда, хәзер иң хәвефсезе ­- шәһәр читендәге яисә бакча участокларындагы йортлар. Татьяна Руженцова ассызыклавынча, мондый урыннарда балага “кирәкмәгән элемтәләрдән” сакланырга мөмкинлек бар.
Фото:iz.ru
Читайте нас: