+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Коронавирус тагын бер кешедә расланды

Бу хакта бүген брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерде.

29 мартның 13:00 сәгатенә Башкортстанда коронавирус шикләнелгән 97 кеше, шул исәптән 16 бала стационарда. Расланган COVID-19 авыру төбәктә бүгенге көнгә бер кешегә арткан һәм барлыгы 5 кеше исәпләнә. Алар арасында берсе — балигъ булмаган бала. Бу хакта бүген республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин брифингта белдерде.
Авыру ачыкланган бишенче кеше — студент. Ул Уфага 15 мартта Франциядән кайткан. Бу вакыт эчендә ул изоляциядә булган, авыруның клиник билгеләре булмаган. Бүгенге көннән ул Уфаның йогышлы авырулар дәваханәсенә озатылган. Авыруның хәле уртача.
Республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә төбәктә вируска 4293 кеше тикшерелгән.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: