+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Авыруларның хәле ничек?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-2019 авыруы ачыкланган пациентларның хәле турында хәбәр итте

Уфаның йогышлы авырулар дәваханәсендә яңа коронавирус инфекциясеннән дәваланучы биш пациентның да хәле тотрыклы. Бу хакта көн саен үткәрелә торган брифингта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Башкортстанда вирусның яңа ачыкланган очраклары әлегә юк. Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, бүгенге көнгә республика дәваханәләрендә Covid-2019 шикләнелгән 104 пациент исәпләнә, аларның 17се — балалар.
Фото:utv.ru
Читайте нас: