+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балаларны үзләрен генә калдырмагыз!

Бүздәк районында булган фаҗигале хәлнең нечкәлекләре ачыкланды.

Бүздәк районының Өчтүбә авылында янгын вакытында ике яшьлек баланың гомере өзелү турында язып чыккан идек инде. Фаҗигале хәл 25 мартта шәхси йортта булган.
Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров ике бала йортта үзләре генә бикләп калдырылган булуын белдерде. Дүрт яшьлек малайны бу вакытта янган йорт яныннан узып баручы авылдашлары коткарган.
“Бу малайның ике яшьлек сеңлесе һәлак булды. Әти-әниләргә үтенеч: бәхетсезлек очраклары булмасын өчен балаларны караучысыз калдырмагыз”, — диде Фәрит Гомәров.
Тикшерүчеләр янгын факты буенча җинаять эше кузгаткан. Криминалистлар шартларда “саксызлык аркасында үлем китерү” мәддәсе буенча җинаять билгеләрен күрә.
Фото:vinograd.us
Читайте нас: