+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Урамга — махсус пропуск белән генә...

Бүгеннән, 30 марттан башлап, Мәскәүнең барлык халкы өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.

Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Фатирдан мондый очракларда гына чыгарга ярый: ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме таләп ителгәндә, тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч янаганда, эшкә, якындагы кибеткә бару, йорт хайваннарын йорттан 100 метрдан да ерак китми йөртү, чүп-чар чыгару кирәк булганда.
Якын көннәрдә Мәскәүдә Хөкүмәт билгеләгән тәртиптә бирелгән махсус пропуск булганда чыгарга мөмкин булачак.
Шәһәр мэры белдерүенчә, атна дәвамында йорт режимын һәм гражданнарны күчерүнең билгеләнгән кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту буенча акыллы система җәелдереләчәк.
Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда 630 меңнән артык кеше яңа вирус йоктырган, 30 меңгә якын үлем очрагы теркәлгән.
Русиядә 1 534 зарарлану очрагы теркәлгән. Коронавируска каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, 64 кеше терелгән, 8 пациент үлгән. Башкортстанда бүгенге көндә коронавирус белән авыруның 5 очрагы расланган, барлык авырулар да башкаланың Инфекцияле авырулар дәваханәсенщ, махсус боксларга урнаштырылган, үзләрен уртача хис итә.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: