+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкортстанда — тулы изоляция режимы!

Карантин режимы урындагы вакыт белән кичке сәгать 8дән башлана.

Республика халкы өчен бүгенге көннән тулы изоляция режимы кертелә. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Республика Башлыгы Указы белән имзаланган чикләүләр кичке сәгать 8дән үз көченә керә.
“Тулы изоляция — ул карантин режимы, кешеләр йортларында яисә фатирларында мәҗбүри рәвештә булырга тиеш дигән сүз.
Урамга түбәндәге очракларда гына чыгарга мөмкин:
  1. Тормыш һәм сәламәтлек хәвефсезлеге белән бәйле рәвештә ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү өчен;
  2. эшкә чыгу, әгәр барырга бурычлысыз икән;
  3. йорт хайваннарын урамда йөртү — йорттан 100 метрдан да ерак китми;
  4. чүп чыгару;
  5. кибет яисә даруханәгә бару өчен.
  6. Фото:rg.ru
    Читайте нас: