Башкортстанда Covid-19 авыруы йоктыручы янә ике кеше ачыкланды.
"Франциядән кайткан студент апасына да йоктырган. Шул ук вакытта бүгенге көндә беренче булып авыручы дәваханәдән чыгарыла, аңа хәзер берни дә янамый. Калган авыру йоктыручыларның да хәле канәгатьләнерлек. Шулай да экспертларның фаразлары буенча, авыручылар саны тиз рәвештә арта башлавы мөмкин”, — дип язган социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы указы белән, бүгеннән республикада тулы үз-үзеңне изоляцияләү кертелә. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк! Өйдә калыйк, дуслар!