+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сабый 10 минутка якын баскычта эленеп торган...

Кызганычка каршы, 29 яшьлек тәрбияче бу вакытта үз эшләре белән мәшгуль була.

Санкт-Петербургта балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче 29 яшьлек хатын-кыз өч яшьлек кызның үлемендә гаепләнә. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.
Тикшерүчеләр ачыклавынча, бала тышта уен вакытында баскычта эленеп калган. Ул башы белән койма арасына кысылып, 9 минут 27 секунд торган. Моны бакча территориясендәге күзәтү камералары яздырган. Шул вакыт эчендә кызчыкның муенына, арка миенә зыян килгән. Бала фаҗига урынында һәлак булган.
Хокук сакчылары фаразлавынча, тәрбияче бу вакытта үз эшләре белән шөгыльләнгән. Хәзер аңа җинаять җаваплылыгы яный.
Фото:amarok-man.livejournal.com
Читайте нас: