+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 апрель 2020, 14:40

Авыручылар саны артты

Башкортстанда коронавирус белән авыруның сигезенче очрагы ачыкланды.

Бүген Кумертауда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның икенче очрагы теркәлгән. Бу хакта шәһәр башлыгы Олег Фроловның сүзләренә сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
31 мартка республикада COVID-19 авыруының расланган җиде очрагы турында хәбәр ителде. Алар арасында — Европадан кайткан Кумертауда яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз бар. Шәһәрдә вирус йоктыручыларның икенчесе кем булуы турында әлегә мәгълүмат бирелми.
Олег Фролов шәһәр халкын үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозмаска, өйдә калырга һәм профилактикалау буенча барлык тәкъдимнәрне үтәргә чакырган. “Хәзер иң хәвефсез урын — сезнең йорт”, дип ассызыклаган ул.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: