Уфа районының Михайловка авылында бүген бер яшьлек баланың кулы уенчыкка кысылып калган. Әти-әнисе сабыйга ярдәм итәргә тырыша, әмма баланың кулын берничек тә чыгара алмый. Алар республиканың ашыгыч хезмәтләренә мөрәҗәгать итә.
"Вакыйга урынына оператив рәвештә авария-коткару хезмәте коткаручылары килә. Бала кулын уенчык өстәленең бер аягына кыстырган булуы ачыклана. Коткаручылар сабыйның кулын ипләп кенә һәм, иң мөһиме, зыянсыз азат итә”, — дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Мондый күңелсез хәлләр булмасын өчен ата-аналар балаларны караучысыз калдырмасын иде.